Яз. Кояш аз. Салкынны…

Яз. Кояш аз. Салкынны
Сөяккә үткәреп җил исә.
Бер тамчы шатлыгым күтәреп каршыңа йөгердем!..-
Кем инде мин сиңа, югыйсә?!.

Кем инде мин сиңа?! Шатлыгым-борчуым,
Ярсуым-тынуым ник хаҗәт?!.
Мин уйлап чыгардым бу язны һәм… Сине!
Үз иттем. Ышандым. Ни гаҗәп?!.

Язларга тилмергән мәл иде.Һәм… Менә
Күңелемнән күңелеңә сәяхәт соңында
Болытлар каралып, офыклар тараеп
Киткәндәй тоела!..( Йә, Ходаааа!)

…»Гафу ит!»- дисең син. Кирәкми!..
Мин туңдым бер төндә. Үтәли. Хыялдан ваз кичтем.

 Юк, сиңа түгел мин бу мәлдә
Яз көткән үземә үпкәлим…

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт